Дагыстанның Лезгин дәүләт музыка-драма театрында Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса йолдыз бар» әсәрен сәхнәләштергәннәр

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Дагыстанның  С.Стальский исемендәге Лезгин  дәүләт музыкаль-драма театрында күренекле драматург Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса йолдыз бар» әсәре буенча  спектакль куелган. Бу хакта «Дагестанская правда» басмасы хәбәр итә.

 Спектакльнең режиссеры Мирзәбәк Мирзабәков тамашачыларның әсәр күтәргән  темага, артистлар уенына битараф калмаулары хакында әйтә.

«Тамашачының бу спектакльгә бик яратып йөриячәгенә ышанам», – ди ул. – Әлеге спектакль – чиста күңелле хатын-кызга гимн булып яңгырый. Ул назлы, ягымлы бер җылылык белән сугарылган. Премьерага килгән тамашачыларның иң кырысының да күзләрендә яшь иде».

«Мин әлеге спеклакль өчен театрга бик рәхмәтле, – ди, спектакльне караган тамашачы Мария Хәмитова,  – Актерларга рәхмәт – алар үз геройларында эреп югалдылар, тәэсирле итеп уйнадылар. Минем белән килгән дуслар һәм туганнар әсәрдәге вакыйгаларны чынбарлык дип кабул итте».


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International