Казанда “Тоталь диктант - 2018” үтәчәк мәйданчыкларның берсе ТР Милли музее булачак

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

14 апрель көнне 14.00дә дөньяның 68 илендә урнашкан 800дән артык шәһәрдә “Тоталь диктант - 2018” узачак.

Татарстанда диктантны республиканың барлык шәһәрләрендә 50дән артык мәйданчыкта язып булачак. ТР Милли музее да икенче ел рәттән әлеге акцияне кабул итә. Быел диктант язу өчен Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” әсәреннән өзек кулланылачак. Текстны ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова укыячак.

Акцияне оештыручылар арасында ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе, ТР Яшьләр культуралар һәм диалоглар үзәге, Татарстан Яшьләр халыклар ассамблеясе, шулай ук яшь җәмәгатьчеләрнең инициатив төркеме бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International