12 апрель көнне 18.30да Казан Яшь тамашачылар театрында А.С.Пушкинның “Выстрел” повесте буенча куелган спектакльнең премьерасы була. Ул ТР Театр эшлеклеләре берлеге гранты акчаларына куелган.
Спектакльдә ТРның атказанган артисты Арсений Курченков, артистлар Илнур Гарифуллин, Камил Гатауллин, Егор Белов, Владислав Львов, Эльвина Булатова уйный. Әсәрне сәхнәгә режиссер Туфан Имаметдинов куйган. Рәссамы – Лилия Имаметдинова, ут буенча рәссам – Николай Романов.