Камал театры Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган “Тормышмы бу?..”спектакленең премьерасын тәкъдим итә

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган “Тормышмы бу?..”спектакленең премьерасын тәкъдим итә. Премьеарны 13, 14 һәм 24 апрель көннәрендә карап булачак.

"Тормышмы бу?" әсәренең герое – яшь шәкерт халыкка хезмәт итү теләге белән яна. Әмма, Ислам фәннәрен өйрәнеп үзләштергән, рус һәм Европа мәдәниятенә таба йөз тоткан, ислахчы булып халкына хезмәт итәргә хыялланган мәхдүм - мулла улы акылына түгел, ә табигый ихтыяҗларын өстенрәк куеп, хисләренә буйсына. Нәтиҗәдә, тормыш ваклыклары белән мәшгуль уртакул авыл мулласы булып кала.

Геройның хыялый чынбарлыгы, мәгънәсез яшәеше, шәхес буларак психологик таркалуы автор кинаясенең нигезен тәшкил итә.

Спектакльнең режиссер концепциясе татар сәхнәсе өчен яңа булган этюд ысулын куллануны күздә тота. Инсценировканы һәм рольләрне иҗат иткәндә әсәрдән диалоглар гына түгел, шулай ук авторның фикерләре дә, табигатьнең һәм геройларның бер-берсенә мөнәсәбәтләренең тасвирламалары да үзгәртелмичә алынган.

Спектакльне сәхнәгә режиссер Айдар Җаббаров куйган, рәссам - Булат Ибраһимов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International