“Премьера-2018” Халыкара балалар һәм яшьләр конкурс-фестиваленә гаризалар кабул ителә

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

17-22 апрельдә Краснодар краеның Усть-Лабински шәһәрендә VI “Премьера-2018” Халыкара балалар һәм яшьләр конкурс-фестивале узачак.

Фестивальнең төп бурычларының берсе – тарихи-мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү буенча төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, милләтара аралашуга ярдәм итү, яшьләрдә Россиянең рухи байлык кыйммәтләрен аңлауны формалаштыру.

Иҗади бәйге “Вокал”, “Хореография” һәм театр номинацияләре буенча үткәрелә. Анда 5 яшьтән алып 35 яшькәчә кадәр булган балалар һәм яшьләр катнаша ала.

Фестиваль кысаларында остаз дәресләре, иҗади лабораторияләр һәм “түгәрәк өстәлләр, Усть-Лабинскиның тарихи урыннары буенча экскурсияләр узачак.

Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 10 апрельгә кадәр кабул ителә. Аларны premerafest@mail.ru һәм premerafest@gmail.ru электрон адресларына юлларга кирәк. Белешмәләр өчен телефоннар: +7-918-945-73-90; +7-918-911-27-11; +7-915-367-56-65 һәм +7-952-821-00-60.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International