12 февраль 14.00 Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» балалар фестивале узачак: бер сәхнәдә татар мәдәниятенең берничә сәнгать төре берләшә.
Татар мәдәниятен һәм татар телен популярлаштыру, туган телгә кызыксыну уяту, балаларны сәнгатькә якынайту максаты белән уздырылучы әлеге проект быел да Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
«Гәүһәр» фестивале – зур проектның нәтиҗәсе ул. Дүрт ай дәвамында, 2025 елның октябрь-гыйнвар аралыгында, Казанның 46 мәктәбеннән 1000нән артык укучы һәм 20 балалар бакчасында тәрбияләнүче 250гә якын бала татар биюе хәрәкәтләренә, сөйләм осталыгына, татар милли уен коралларында уйнарга һәм җырларга өйрәнде. Быел, яңалык буларак, курчак театры юнәлеше дә өстәлде. Балалар белән танылган сәхнә артистлары, җырчылар, актерлар, биючеләр, музыкантлар, дикторлар шөгыльләнде. Барлыгы – 62 остаз. Аларның һәрберсе балалар белән сәхнә номеры әзерли.
Фестивальгә сайлап алу туры 21 гыйнварда Казан Башкарма комитеты бинасында узды. Жюри әгъзалары – Татарстанның халык артисты, балетмейстер, Россия театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, «Сәйдәш» бию театрының сәнгать җитәкчесе Таһир Латифуллин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, югары категорияле педагог Миләүшә Хәмзина, танылган алып баручы, филология фәннәре кандидаты, «Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина, Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһанша, Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Алмаз Сабирҗанов һәм «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова барлык номерларны карап, аларга бәя бирде.
Проектның йомгаклау чарасы – «Гәүһәр» фестивале – бер сәхнәдә татар мәдәниятенең берничә сәнгать төрен берләштереп кенә калмый, балаларның осталыкларын да күрсәтә. 20 дәрестә татарча биергә, җырларга, матур итеп сөйләргә, музыка уен коралларында уйнарга өйрәнергә мөмкинме? Мөмкин! «Гәүһәр» фестивале, аның тәҗрибәле остазлары һәм балалалар моны ел да дәллилләп килә.