Татар китабы йортында шигъри слэм Һади Такташ һәм Хәсән Туфанга багышланачак

2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

29 гыйнварда Татар китабы йортында татар шагыйрьләре Хәсән Туфан һәм Һади Такташның тууына 125 ел тулуга багышланган шигъри слэм узачак.

Шигъри слэм ул — шагыйрьләр арасында уза торган иҗади ярыш. Шигъри слэмнар традициясе 1986 елда Чикаго шәһәрендә барлыкка килә. Бу академик кысаларга салынмаган, ирекле һәм иҗади ярыш. Хәзер шигъри слэмнар дөньяның төрле почмакларында һәм төрле телләрдә уза.

Слэмның классик форматы — 15 шагыйрь катнашындагы ярыш. Һәр катнашучыга үз шигырьләрен уку өчен өч минут вакыт бирелә. Шагыйрьләрне залдан очраклы рәвештә сайлап алынган тамашачылар биш баллы система буенча бәяли. Ике бәя куела: беренчесе — чыгыш өчен, икенчесе — текстның сыйфаты өчен. Иң күп балл җыйган дүрт шагыйрь финалга уза. Финал шул ук кагыйдәләр буенча уза. Гомуми нәтиҗәдә иң күп балл җыйган шагыйрь җиңүче була. Шуның белән бу ярыш бик җанлы һәм хәтта бераз алдан әйтеп булмаслык та булып чыга.

Татар китабы йортында шигъри слэмнар 2025 елда уздырыла башлады. Беренче слэмның җиңүчесе яшь шагыйрь Айзат Вахитов булса, икенче бәйгедә шагыйрә, балалар китаплары һәм шигъри җыентык (зин) авторы Миләүшә Гафурова булды. Татарча шигъри слэмнарда катнашыр өчен Татарстанның башка шәһәрләреннән дә иҗатчылар килә. Татар китабы йортындагы слэмнар җылы мохиттә уза, бу исә башлап иҗат итүче шагыйрьләргә үзләрен күрсәтер өчен яхшы форсат булып тора.

Слэмга сайлап алынган катнашучыларның һәм татар поэзиясенең ике классигының шигырьләреннән зин нәшер ителәчәк, ә беренче урынны алган шагыйрьгә Татар китабы йортының бүләге тапшырылачак.

Катнашучыларның гаризалары 22 гыйнварга кадәр https://forms.yandex.ru/cloud/695e6978e010db0a5dd772d9 гаризасы аша кабул ителә.

Чараның вакыты: 2026 елның 29 гыйнвары, 18:00.

Урыны: Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры.

Казан ш., Островский ур., 15.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International