“Хәзинә”дә Наилә Кумысникова күргәзмәсе ачыла

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

6 апрель көнне 16.00дә “Хәзинә” Милли сәнгать галереясенә рәссам Наилә Кумысникова күргәзмәсе ачыла. Ул күн мозаикасы өлкәсендәге әйдәп баручы профессиональ рәссамнарның берсе, аның эшләре ил һәм халыкара күргәзмәләрдә уңыш казана, үзенчәлеге һәм башкару осталыгы белән аерылып тора.

Наилә Кумысникова – театр һәм декоратив-гамәли сәнгать рәссамы, ТРның халык рәссамы һәм атказанган сәнгать эшлелесе, ТР Мәдәният министрлыгының Б.Урманчы исемендәге премия лауреаты, “Россия рәссамнар берлеге”нең ТР буенча оешмасы әгъзасы.

Рәссамның 60 яшьлегенә багышланган күргәзмәдә күп мозаикасы техникасында эшләнгән декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк.

Наилә Кумысникова иҗаты белән 6 майга кадәр танышып булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International