Татарстан Мәдәният министрлыгында археология обектларын саклау турында сөйләшәләр

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

6 апрель көнне сәгать 10.00да Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында  “Археология объектларын саклау: гамәли һәм хокукый мәсьәләләр” дигән темага 3нче Төбәкара фәнни-гамәли семинар уза.

Чараны республика Мәдәният министрлыгы Идел буе федераль округы буенча РФ Мәдәният министрлыгы Идарәсе, ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халитов исемендәге Археология институты, Россия Фәннәр академиясенең Археология институты үткәрә. Семинар барышында түбәндәге мәсьәләр хакында фикер алышаначак.

  1. Археологик мирас объектларының сакланышын тәэмин итү бүлекләре: составы, структурасы һәм эшләү тәртибе.
  2. Археология һәйкәлләрен ачыклау һәм Бердәм дәүләт мәдәни мирас объектлары реестрына кертү

Семинарда мәдәни мирас объектларын саклап калу, файдалану, популярлаштыру һәм дәүләт тарафыннан саклау өлкәсендә вәкаләтле дәүләт хакимият органнары вәкилләре, археология һәйкәлләрен өйрәнү һәм саклап калу өлкәсендә фәнни-гамәли эшчәнлек башкаручы белгеч-археологлар катнашачак.

Журналистларны әлеге чараны яктыртуда катнашырга чакырабыз. Аккредитацияне 5 апрель 16.00гә кадәр mk.pr@tatar.ru электрон почтасына язып үтәргә була. Тулырак мәгълүмат белергә теләүчеләр 264-73-98 номерына шалтырата ала.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International