Минзәлә театрында “Бәләкәч” (“Малютка”) бэби-театры ачылды. Минзәләнең нәни тамашачылары режиссер Алмаз Садриев куйган “Татар орнаментлары. Яңартылган бизәкләр” тамашасын карады. Алмаз Садриев - әлеге әсәрнең авторы да.
Спектакль бер яшьтәге сабыйлар һәм аннан өлкәнрәкләр өчен әзерләнгән. Режиссер бәби театрының репертуары даими рәвештә яңартылып торачак, дип белдерә. Шулай ук Алмаз Садриев “югары” хисләргә биләүдән өйрәтергә кирәк, дип саный.
Кечкенәләр өчен куелган спектакльдә гадәттә 20 – 30 сабый була, алар үзләре дә тамашада актив катнашып китәләр. Әле сөйләшә дә белмәгән бала төрле төс, тавыш һәм хисләр илендә яши. Тамаша залында артистлар һәм балалар арасындагы үзара аңлашу мохите урнаша.