Казанда XI «XXI гасырда классик гитара» Халыкара фестивале узачак

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

8-13 апрельдә Казанда XI «XXI гасырда классик гитара» Халыкара фестивале узачак. Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе гамәлгә куйган. Быел Россия Мәдәният министрлыгының “Бөтенроссия филармония сезоннары” программасы кысаларында, Мәскәү филармониясенең “Мадригал” ансамбле солистлары концерты була.

XI фестиваль кысаларында 5 концерт, остаз дәресләре һәм лекцияләр сериясе, квалификацияне арттыру курслары ниятләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International