Татарстан кавер-төркемнәрен “Зеркало” Халыкара фестивалендә катнашырга чакыралар

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

26-28 июнь көннәрендә Мәскәүдә “Зеркало” Халыкара кавер-башкаручылар фестивале узачак. Ә йомгаклау гала-концертлары 30 июнь – 1 июльдә Санкт-Петербургта оештырыла. Чараны РФ Мәдәният министрлыгы, Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы ММЧ, партнер һәм иганәчеләр ярдәмендә Халыкара социаль программалар, мәдәният һәм спорт үзәге үткәрә.

Фестивальдә Россия, чит илләрдән кавер-төркемнәр һәм төрле музыкаль юнәлешләр башкаручылары чакырыла. Яшь буенча чикләүләр юк. Конкурс җиде номинациядә үткәрелә, аларның һәркайсында җиде иң яхшы кавер-төркем (башкаручы) билгеләнә.

Фестиваль турында тулырак мәгълүматны http://mcspks.ru/84-festivali/107-mezhdunarodnyj-festival-kaver-ispolnitelej-zerkalo сайтында табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International