Сәйдәшев концертлар залы “Көлбикә” музыкаль-әдәби фантазиясен карарга чакыра

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

8 апрель көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында “Комдагы әкият” абонементы кысаларында “Көлбикә” әдәби-музыкаль фантазиясе узачак. Ул 12.00дә башлана.

Әкиятне ТРның атказанган артисткасы Юлия Җиһаншина һәм актер Алексей Калиничев сөйләячәк. Тамаша комлы анимация остасы Ләлә Явкинаның комдагы рәсемнәре белән үрелеп барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International