Татарстан Мәдәният министрлыгында Мәскәү, Санкт-Петербург, Якутск шәһәрләре белән телекүпер узды

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Мәскәү, Санкт-Петербург, Якутск шәһәрләре белән телекүпер узды. Ул III Бөтенроссия музыка конкурсы ачылуга багышланды.

Матбугат конференциясендә Мәскәүдән Статс-сәркатип – РФ мәдәният министры урынбасары Александр Журавский, СССРның халык артисты Юрий Башмет, Мәскәү дәүләт академик филармониясе генераль директоры Алексей Палашов, Россиянең халык артисты Владимир Овчинников катнашты. Казанда спикерлар ролендә Татарстан Республикасы мәдәният министры вазифаларын башкаручы Эльвира Камалова һәм Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры, РФ һәм РТ халык артисты, РФның атказанган сәнгать эшлеклесе Рубин Абдуллин чыгыш ясады.

Матбугат конференциясендә III Бөтенроссия музыка конкурсына гаризалар кабул ителә башлау турында рәсми рәвештә игълан ителде.

Белешмә өчен: 2018 елда III Бөтенроссия музыка конкурсы «Фортепиано», «Скрипка», «Виолончель», «Ялгыз җырлау» белгечлекләре буенча 2019 елның төп мәдәни вакыйгасы -  XVI Чайковский исемендәге Халыкара конкурска әзерлек алдыннан үткәрелә. Әлеге конкурс 2018 елда 60нчы тапкыр уздырылачак.

III Бөтенроссия музыка конкурсының I һәм II турлары Россиянең барлык федераль округларында: 8-12 октябрьдә Санкт-Петербург, 15-17 октябрьдә Владивосток (”Фортепиано” һәм “Скрипка” белгечлекләре буенча), 15-17 октябрьдә Якутскида (“Виолончель” һәм “Ялгыз җырлау”), 18-20 октябрьдә Новосибирскида, 21-23 октябрьдә Екатеринбургта, 28-31 октябрьдә Казанда, 3-5 ноябрьдә Ростов-Донда, 12-14 ноябрьдә Мәскәүдә узачак.

Конкурсның III туры Мәскәүдә ике этапта үткәреләчәк. Беренчесе 25-28 ноябрь, икенче этап 29-30 ноябрьдә Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясендә һәм П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә узачак.

Лауреатларның гала-концерты 2018 елның 1 декабрендә Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясендә булачак.

Быел конкурсның приз фонды 4 300 000 сум тәшкил итә.

Тулырак мәгълүматны http://muzkonkurs.ru сайтында табарга мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International