"Созвездие-Йолдызлык" ХVIII Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу турлары тәмамланды

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Кичә Яшел үзә шәһәренең Горький исемендәге Мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә "Созвездие-Йолдызлык" ХVIII Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең ахыргы сайлап алу туры узды.

1 февральдән башлап зона турлары Казан, Азнакай, Зәй, Чаллы, Минзәлә, Чистай, Балтач, Лаеш, Чүпрәле, яшел Үзән муниципаль берәмлекләрендә үтте. Аларда Татарстанның барлык шәһәрләре һәм районнаныннан 20 000нән артык бала катнашты. Суперфиналга 5500 лауреат чыкты. Алар фестивальнең төп бүләкләре өчен Казанның “Уникс” үзәгендә 8-13 апрель көннәрендә көрәшәчәк.

Оештыручылар белдергәнчә, быел фестивальдә катнашырга теләүчеләр саны һәр 10 сайлап алу зонасында да 10-15 процентка арткан. Әйтик, Чистай районыннан узган елны 120 гариза теркәлгән булса, быел 360ка җиткән.

Унсигезенче "Созвездие-Йолдызлык" фестивале “Миллиончы катнашучы” шигаре астында уза. Оештыру комитеты карары буенча, быелгы барлык катнашучылар да миллиончы дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International