Татарстан Мәдәният министрлыгы “Йөрәктән - йөрәккә” хәйрия акциясен дәвам итә

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Татарстанның иҗат төркемнәре республика Мәдәният министрлыгының “Йөрәктән - йөрәккә” дип аталган хәйрия акциясендә катнашуларын дәвам итә.

Әйтик, 3 март көнне Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры “Веста” Территориаль гаиләләр һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә Островскийның “Бесприданица” спектаклен тәкъдим итте.

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 6 март көнне Әтнә муниципаль районының “Изгелек” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә концерт бирде.

13 мартта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары Фоат Әбүбәкеров, Әсхәт Хисмәт һәм Әхмәт Кәримов Арчаның картлар һәм инвалидлар интернат-йортында иҗади очрашуда катнашты.

Әлмәт татар дәүләт драма театры Җәлил шәһәренә гастрольләре кысаларында “Хыял йорты” спектаклен тәкъдим итте. Аңа Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр дә чакырылган иде.

Искәртеп узабыз: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Йөрәктән - йөрәккә” хәйрия акциясе узган ел тормышка ашырыла башлады. Аның кысаларында Татарстанның төрле иҗат төркемнәре, артистлар балалар йортлары, картлар һәм инвалидлар интернат-йортлары, социаль- тернәкләндерү үзәкләрендә чыгыш ясый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International