Иртәгә Алабугада “Кече шәһәрләр” Республика яшь башкаручылар конкурсы уза. Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика мәдәният һәм сәнгать уку йортлары буенча методик үзәге, Алабуга муниципаль районы советы балалар һәм укытучылар башкаручылар сәнгатен популярлаштыру, талантлы балаларны ачыклау һәм республика балалар сәнгать мәктәпләре арасында хезмәттәшлеккә ярдәм итү максатында гамәлгә куйган.
Бәйге Алабуга шәһәренең 1нче Балалар музыка мәктәбе базасында 1 турда үткәрелә.
Быелгы конкурста Татарстанның 100 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләреннән 200 укучы катнаша.