Казанга беренче тапкыр Омск курчак театры килә

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

11-15 апрель көннәрендә “Арлекин” Омск дәүләт курчак, актер,  битлек театры белән алмаш гастрольләр булачак. Иҗади сәфәр “Балалар һәм яшьләр өчен зур гастрольләр” Федераль гастроль эшчәнлегенә ярдәм үзәге проекты булышлыгы белән оештырыла. Омски театры Казанга балалар өчен С.Маршакның “Двенадцать месяцев” һәм Г.Цыферовның “Хочу быть большим” һәм зурлар өчен Н.В.Гогольның “Ночь перед Рождеством” спектакльләрен алып киләчәк.

Ә “Әкият” Татар дәүләт курчак театры себердә Н.Гернетның “Царевна - лягушка”, Л.Савчукның «Хаврошечка» һәм өлкәннәр өчен А.Цагарелиның “Ханума” комедия-водевилен тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International