Иртәгә XXXI Нуриев фестивале спектакльләренә билетлар сатыла башлый

2018 елның 30 марты, җомга

10-23 май көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә XXXI Рудольф Нуриев исемендәге халыкара классик балет фестивале узачак. Быел ул танылган биюченең тууына 80 ел тулуга багышлана.

Фестиваль 10 май көнне Людвиг Минкус музыкасына яңа куелыштагы “Баядерка” балеты премьерасы белән ачыла.

Спектакльләргә билетлар 31 март көнне сатыла башлый. Аларны театрның кассасында (10.00дән 19.00гә кадәр), Kassir.ru сайтында, ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм таратучылардан алып булачак. Билетларның бәясе 500дән 3000 сумга кадәр.

Фестивальнең афишасы белән театрның рәсми сайтында танышып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International