2 апрель көнне 13.30да Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Якутск шәһәрләре белән телекүпер форматында III Бөтенроссия музыка конкурсы ачылышына багышланган матбугат конференциясе була.
ТР Мәдәният министрлыгы да әлеге телекүпернең бер мәйданчыгы булачак.
Мәскәүдә матбугат конференциясендә Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский, СССРның халык артисты Юрий Башмет, Мәскәү дәүләт академик филармониясе генераль директоры Алексей Палашов, Россиянең халык артисты Влдаимир Овчинников катнаша.
Казанда спикерлар сыйфатында Татарстан Республикасы мәдәният министры вазифаларын башкаручы Эльвира Камалова, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры, РФ һәм ТРның халык артисты, РФның атказанган сәнгать эшлеклесе Рубин Абдуллин чыгыш ясаячак.
Журналистларны әлеге чарада катнашырга чакырабыз. Аккредитация өчен 2 апрель 10.30га кадәр mk.pr@tatar.ru электрон адресына заявка юлларга кирәк. Тулырак мәгълүматны 264-73 -98 телефонына шалтыратып белергә мөмкин.
Белешмә өчен: 2018 елда III Бөтенроссия музыка конкурсы «Фортепиано», «Скрипка», «Виолончель», «Ялгыз җырлау» белгечлекләре буенча 2019 елның төп мәдәни вакыйгасы - XVI Чайковский исемендәге Халыкара конкурска әзерлек алдыннан үткәрелә. Әлеге конкурс 2018 елда 60нчы тапкыр уздырылачак.
III Бөтенроссия музыка конкурсының I һәм II турлары Россиянең барлык федераль округларында: 8-12 октябрьдә Санкт-Петербург, 15-17 октябрьдә Владивосток (”Фортепиано” һәм “Скрипка” белгечлекләре буенча), 15-17 октябрьдә Якутскида (“Виолончель” һәм “Ялгыз җырлау”), 18-20 октябрьдә Новосибирскида, 21-23 октябрьдә Екатеринбургта, 28-31 октябрьдә Казанда, 3-5 ноябрьдә Ростов-Донда, 12-14 ноябрьдә Мәскәүдә узачак.
Конкурсның III туры Мәскәүдә ике этапта үткәреләчәк. Беренчесе 25-28 ноябрь, икенче этап 29-30 ноябрьдә Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясендә һәм П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә узачак.
Лауреатларның гала-концерты 2018 елның 1 декабрендә Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясендә булачак.
Быел конкурсның приз фонды 4 300 000 сум тәшкил итә.
Тулырак мәгълүматны http://muzkonkurs.ru сайтында табарга мөмкин.