Италиядә узган күргәзмәдә Татарстан экспозициясен югары бәяләделәр

2018 елның 30 марты, җомга

Кичә Римда урнашкан Россия фән һәм мәдәният үзәгендә “Матурлык күптөрлелектә” дигән Россия төбәкләре сәнгать сувенирлары күргәзмәсе ачылды.

Татарстан Республикасы экспозициясенә халык сәнгать кәсепчелеге иң яхшы үрнәкләре (күн эшләнмәләр, милли киемнәр һ.б.) дә тәкъдим ителгән.

Безнең осталарның эшләрен Россиянең Италиядәге илчелеге, Римдагы Россия фән һәм мәдәният үзәге, шулай ук РФ Мәдәният министрлыгының Туристлык һәм төбәк сәясә0те департаменты вәкилләре бик югары бәяләгән.

Күргәзмәдә катнашучылар арасында Карелия Республикасы, Калининград, Свердловск, Ленинград, Төмән, Липецк, Тула өлкәләре дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International