Апаста мәдәният хезмәткәрләренең республикакүләм семинары узды. Анда Апас, Кайбыч, Тәтеш, Яшел Үзән, Буа, Кама Тамагы, Чүпрәле, Югары Ослан районнары мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Апас мәдәният йортында узган чарада ТР Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятны үстерү үзәгенең бүлек җитәкчесе Рита Дедюлева Татарстан халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы, аны ачыклау, саклау һәм актуальләштерү, төрле эш алымнарын куллану хакында сүз алып барды.
Көннең икенче яртысында семинарда катнашучылар Югары Балтай, Олы Бакырчы авылларына юл тотты. Биредә аларга Урта Балтайның “Рәйхан” фольклор ансамбле “Боз китү” күренешен, ә Олы Бакырчының “Умырзая” фольклор ансамбле “Шәүкәт Галиев шәҗәрәсе белән танышу”дан өзек тәкъдим иттеләр. Республика традицион мәдәниятны үстерү үзәге белгечләре Лилия Җиһаншина һәм Ләйсән Гыйләҗева остаз дәресләре үткәрде.
Семинар ахырында намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Иске Әнәле мәдәният йорты җитәкчесе Альмира Сәлахова, Урта Балтай мәдәният йорты җитәкчесе Эльвира Җаббарова, Олы Бакырчы авылы мәдәният йорты җитәкчесе Ландыш Моталлапова Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятны үстерү үзәгенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятны үстерү үзәге баш белгече Лилия Яфарова семинар укуларын уңышлы үткәннәргә сертификатлар тапшырды. Районда узган “Мәдәни мирас” конкурсын оештыруда тырышлык күрсәткән Регина Мөхетдинова хезмәте дә билгеләп үтелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев семинарда катнашкан мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.