Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Арча районына иҗат сәфәре кыла

2018 елның 30 марты, җомга

2-7нче апрель көннәрендә Арча районында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры гастрольләре узачак.

Кариев театры Арча балалар бакчаларында Татарстан ЮХИДИ идарәсе белән берлектә куелган “Светофорда кунакта” (Аманулла)  спектаклен күрсәтәчәк. Спектакль балаларны 2018 елда кулланылышка кергән юл билгеләре белән таныштыра. 

Кич белән арчалылар “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” (Р.Вәлиев)  музыкаль комедиясен карый ала:

2нче апрель – Наласа

3нче апрель – Сикертән

4нче апрель – Арчаның күп функцияле мәдәни-спорт үзәге (МФЦ)

5нче апрель  - Чикәнәс

6нче апрель – Арча педагогика көллияте

7нче апрель – Кырлай

Спектакльләр 19:00 сәгатьтә башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International