Иртәгә Казанда “Укытучы - укучы” Республика ансамбльләр конкурсы үтә

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Иртәгә Казанның 2нче Балалар музыка мәктәбе базасында VI  “Укытучы - укучы” Республика ансамбльләр конкурсы узачак. Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика мәдәният һәм сәнгать уку йортлары буенча методик үзәк, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе, Казанның 2нче Балалар музыка мәктәбе оештыра.

Әлеге бәйге 2013 елдан башлап Татарстан балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары өчен классик музыканы пропагандалау, башкару сәнгатенең профессиональ традицияләрен камилләштерү максатында үткәрелә.

Конкурста фортепиано, кыллы-смычоклы, тынлы һәм бәрмә, халык уен кораллары бүлекләре укытучылары һәм укучылары катнаша. Быелгы бәйгегә Татарстанның Казан, Чаллы, Зәй, Яшел Үзән, Арча шәһәрләреннән, Кайбыч, Саба, Лаеш һәм башка районнарыннан 100ләп ансамбль җыелачак. Чара иртәнге сәгать 10да башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International