«Безнең тарих» Халыкара конкурсына гаризалар кабул итү бара

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

“Җирле берләшмәләрне үстерү институты” автоном коммерцияле булмаган оешмасы “Киләчәк стратегиясе” Белем бирү проектлары фонды белән берлектә, РФ ФҖ Федерация советы, РФ ФҖ Дәүләт Думасы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Тышкы эшләр министрлыгы ярдәмендә “Безнең тарих” Халыкара конкурсын үткәрә. Бәйгедә укучылар, студентлар, өстәмә һәм урта һөнәри белем бирү йортларында укучылар катнаша ала. Эшләр рәсем, шигырь, ачык дәрес һәм башка номинацияләр буенча кабул ителә. Гаризаларны 2018 елның 12 апреленә кадәр җибәрергә мөмкин.

Эшләрне һәм гаризаны nasha.istoriya.2018@gmail.com адресына “Безнең тарих” конкурсына дип юлларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International