Ярославльдә Татар мәдәнияте көне узды

2018 елның 27 марты, сишәмбе

Ярославльдә беренче тапкыр Татар мәдәнияте көне узды. “Исәнме, күрше!” дип аталган бәйрәмгә филармония залына дистәләгән тамашачы килгән иде.

Чарада Татарстаннын “Мирас” инструменталь ансамбле, Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова катнашты.

Татар мәдәнияте көне, оештыручылар сүзләренчә, атказанган артист Харис Аббясовның 70 яшьлегенә багышланган. Ярославльдә яшәүче  Харис Аббясов Ярославль өлкәсендә Россия халыклары ассамблеясына нигез салган һәм бар дөньяга танылган “Скоморошина” халык сәнгате үзәген җитәкли. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International