28 март көнне Казанда «Джазовая капель – 2018» төбәкара конкурс-фестивале уза. Бәйгене Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Республика мәдәният һәм сәнгать уку йортлары буенча методик үзәк гамәлгә куйган. Ул яңа талантлы башкаручылар һәм музыкаль коллективларны ачыклау, аларның профессиональ дәрәҗәсен үстерү, яшьләрдә эстрада һәм джаз музыкасына кызыксыну уяту максатында ике елга бер тапкыр үткәрелә.
Бәйгедә Татарстан, Мари Эл, Удмуртия, Башкортстан, Чуашстан республикалары, Ульяновск, Самара өлкәләреннән балалар музыка, сәнгать мәктәпләре укучылары катнаша.
Конкурс Казанның 2нче Балалар музыка мәктәбе базасында уен коралларында ялгыз уйнау, фортепиано ансамбле, вокал-соло, вокаль ансамбль номинацияләре буенча бер турда уза.
Быелгы бәйгедә Казан, Самара, Саратов, Селехард, Чаллы, Зәй шәһәрләреннән, Питрәч һәм башка районнардан 200ләп укучы катнашуы көтелә.