Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе узды. Кичә 25 март көнне Кемерово шәһәрендә Сәүдә-күңел ачу комплексындагы янгында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.
Юбилярны Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин котлады. Ул танылган актрисага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены медален тапшырды. Министр шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең котлау сүзләрен дә җиткерде. Минтимер Шәймиев фикеренчә, Нәҗибә Ихсанова - халыкның яраткан актрисасы. Ул күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның исемен мәңгеләштереп гомер кичерә.
Нәҗибә Ихсанованы Татарстан Дәүләт Советы исеменнән депутат, Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова котлады.
Актрисаны котларга якташлары да килгән иде. Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин районда да Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе узачагын әйтте.
Кичә Татарстанның танылган артистлары Зилә Сөнгатуллина, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айгөл Бариева чыгышы, Нәҗибә Ихсанова уйнаган спектакльләрдән өзекләр белән үрелеп барды.