Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре, ветераннар!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Сез республикабызның күпмилләтле, бай мәдәни мирасын саклап калу һәм үстерүгә үзегездән зур өлеш кертәсез. Мәдәният хезмәткәрләренең эше иң югары хөрмәткә лаек. Китапханә яки музейларда эшлисезме, әллә мәдәният йорты һәм театрларда хезмәт куясызмы - аларның һәркайсында да рухи кыйммәтләрне саклаучылар булып саналасыз.
Бүгенге көндә Татарстан әйдәп баручы Бөтенроссия һәм халыкара мәдәни мәйданчык санала. Республикабзның башкаласы Казанда зур күләмле халыкара форумнар һәм фестивальләр үткәрелә. Татарстан коллективлары һәм артистлары үзләренең осталыгы белән дөнья сәхнәләрен яулый. Татарстанның архитектура, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре елдан-ел күбрәк туристларны үзенә җәлеп итә. Свияжск утрау-шәһәренең Успение соборы һәм монастырен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү дөнья күләм вакыйгага әверелде. Авылларда мәдәниятне үстерү буенча гаять зур эшләр башкарыла.
Кадерле дуслар!
Сезгә иҗади хезмәтегез, үз һөнәрегезгә тугры калганыгыз өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Сәламәтлек, иҗат дәрте, иң кыю теләк-хыялларыгызның тормышка ашуын, бәхет һәм иминлек телим!