4 апрельдән 10 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль – концерт планы нигезендә «Без – Россия» федераль программасы кысаларында Свердловск өлкәсе шәһәрләрендә чыгыш ясаячак. Программа ФДБМУ РОСКОНЦЕРТ тарафыннан гамәлгә ашырыла. Коллектив «Бөек Җиңү – Бөек халык!» концерт тамашасын тәкъдим итәчәк.
20 мартта Татарстан Республикасы Милли музее Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән берлектә «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы: дуслык һәм хезмәттәшлекнең истәлекле символлары» күргәзмәсен ача.