16 март көнне “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хаҗиевның шәхси күргәзмәсе ачыла.
Мадияр Хаҗиев – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999), ТРның халык рәссамы (2013), Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (2014). 2017 елда ТР Мәдәният министрлыгының Бакый Урманчы исемендәге премиясен алган рәссам. Ул шулай ук “Тамга” иҗат төркеме әгъзасы, ул заманча татар сәнгатен Татарстанда һәм аннан читтә актив пропагандалау белән шөгыльләнә.
Рәссамның иҗатында төп урынны авыл тормышы, гореф-гадәтләре алып тора.
Күргәзмә 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.