Бүген Казанда Магнитогорскиның “Буратино” курчак һәм актер театры гастрольләре ачылды. Яшь тамашачыларга кунакларны “Әкият” Татар дәүләт курчак театры директоры Роза Җаббарова һәм ТР Мәдәният министрлыгының Профессиональ сәнгать һәм сәнгать белем бирү бүлеге башлыгы Дилия Хәйретдинова тәкъдим итте. Ул “Буратино” театры җитәкчеләренә алмаш гастрольләрне уңышлы оештырган өчен ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Аннары балалар каршында “Буратино” курчак һәм актер театры директоры Әлфия Рәхимова һәм аның баш режиссеры Сергей Ягодкин чыгыш ясады.
Берничә көн дәвамында башкалада яшәүчеләр театрның иң яхшы спектакльләрен күрә алачак. Алар игътибарына В.Гауфның “Калиф-Аист», Х.Гюнтерның «Носорог и жираф», К.Чуковскийның «Муха-Цокотуха», А.С.Пушкина «Капитанская дочка» спектакльләре тәкъдим ителәчәк.
Магнитогорскиның “Буратино” курчак һәм актер театры Казанга алмаш гастрольләр кысаларында килде. Шуңа күрә бу көннәрдә “Әкият” Татар дәүләт курчак театры Магнитогорскида чыгыш ясый.