Казанда Бөтенроссия хор фестиваленең төбәк этабы узачак

2018 елның 13 марты, сишәмбе

31 мартта Казанда Бөтенроссия хор фестиваленең төбәк этабы узачак. Профессиональ һәм һәвәскәр хор коллективлары фестиваль-конкурсы РФ Мәдәният министрлыгы һәм Бөтенроссия хор берләшмәсе башлангычы белән оештырылган. Ул музыка эшчәнлеген активлаштыру һәм Россия һәвәскәр хор коллективларының иҗади потенциалын активлаштыруга йөз тота.

Иҗади бәйге төбәк, округ һәм Бөтенроссия этапларыннан тора. Казанда сайлап алулар 2нче Балалар музыка мәктәбендә узачак (Баруди урамы, 25а йорт). Төбәк этабыннан узганнар үз федераль округларында иң яхшылар исемен алу өчен көрәшәчәк. Бу этап 2018 елның 1 маеннан 30 сентябренә кадәр үтәчәк. Ә финалга чыгучылар ноябрь аенда Мәскәүдә узачак Бөтенроссия этабына чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International