ТР Милли музеенда тантаналы рәвештә паспортлар тапшыралар

2018 елның 13 марты, сишәмбе

14 март көнне 14.00дә ТР Милли музеенда тантаналы рәвештә паспортлар тапшырыла. Чара «Я – гражданин России! Мин – Татарстан баласы!» проекты кысаларында уза.

Казан балалары үзләренең төп документларын ТР Дәүләт Советы Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова кулыннан алачак.

Белешмә өчен: ТР Милли музее 2013 елдан башлап ТРда Федераль миграция хезмәте идарәсе белән берлектә «Я – гражданин России! Мин – Татарстан баласы!» проектын тормышка ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International