Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иҗади интеллигенциясе белән очрашуда А.М.Горький исемендәге әдәби премияне яңадан булдыру идеясен хуплады.
Әлеге фикерне Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тәкъдим итте. Еллык премия 2002 елда булдырылган иде. 2003 елда аның беренче лауреатлары язучы Марк Зарецкий һәм шагыйрә Роза Кожевникова булды. Соңгы тапкыр премияне 2009 елда тапшырдылар.
Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплады һәм Горький премиясенең Татарстанда талантлы язучыларның иҗади үсешенә ярдәм итәчәген билгеләп үтте.