Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татар шәмаилләре галереясендә Рөстәм Мөхәммәтҗановның «Тылсымлы дөньясы» исемле күргәзмә ачылды.
Рөстәм Сөләйман улы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фотограф, Татарстанда заманча фотография сәнгатенә нигез салучы кешеләрнең берсе. Рөстәмнең эшләре республика, төбәк, ил һәм чит ил күргәзмәләрендә күрсәтелде.
90-нчы елларда татар шәмаиле сәнгате белән илһамланып, Рөстәм Мөхәммәтҗанов ислам тематикасына багышланган әсәрләр сериясен башлап җибәрә. Күргәзмәдә әлеге сериядән рәссамның агачта һәм оргалитта майлы буяулар белән ясалган 16 эше тәкъдим ителгән.
Нәккашь техникасын ислам сәнгатенең халык традицияләре белән кушылган җирдә рәссамга хас үзенчәлекле стиль барлыкка килә. Әлеге сәнгать русларда “лубок”, ә европалыларда “наив сәнгать” дип аталган төшенчәләргә якын. Рәссамның әсәрләрендә башка иҗатчыларда очрамый торган “тылсымлы дөнья” пәйдә була.
Рөстәм Мөхәммәтҗанов үз иҗаты белән заманча татар милли сәнгатен, аның ислам мәдәниятенә караган юнәлешен, һичшиксез, баета. Әлеге әсәрләрдә рәссамның дөньяга карашы, Коръән аятләренең гәүдәләнеше чагылган.