Камал театры журналистларны матбугат конференциясенә чакыра

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

13 март көнне 11.00дә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында V “Нәүрүз” Халыкара театр форумына багышланган матбугат конференциясе узачак. Театр форумы 2018 елның 28 маеннан 3 июненә кадәр узачак.

Матбугат конференциясендә журналистларның сорауларына “Нәүрүз” фестиваленең сәнгать җитәкчесе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, “Нәүрүз” форумы һәм  Камал театрының директоры Илфир Якупов, фестивальнең программ директоры, Камал театрының әдәби бүлек мөхәррире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов җавап бирәчәк.

Чарада катнашырга теләүчеләр аккредитацияне pr@tatar-inform.rupr@kamalteatr.ru электрон почтасына язып яки 293-83-18, 8927-446-45-42 телефоннарына шалтыратып уза ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International