Казанда Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин белән хушлаштылар

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Бүген, 12 мартта,  Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстан Республикасының халык артисты Әнәс Сәгыйдулла улы Галиуллин белән хушлаштылар. Мәтәм чарасына Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, артистның хезмәттәшләре, дуслары, туганнары, якыннары, мәдәният һәм сәнгать әһелләре килгән иде.

 Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова Әнәс Галиуллинның вакытсыз арабыздан китүен Татарстан театр җәмәгатьчелеге өчен зур югалту икәнен әйтеп узды. Ул театр коллективына, мәрхүмнең гаиләсенә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

“Әнәс Галиуллин республиканың театр җәмәгатьчелегендә, хезмәттәшләре һәм дуслары арасында зур абруй казанган, театрга һәм актерлык сәнгатенә тугрылык үрнәге булган зур шәхес иде. Талантлы шәхеснең һәм актерның якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр”, - диде ул.

Камал театры артисты Хәлим Җәләл, Әсхәт Хисмәт, Тинчурин театры артисткасы Исламия Мәхмәтовалар да Әнәс Галиуллин турындагы якты хатирәләре белән уртаклашты.

Татарстанның халык артисты бүген Самосырово зиратына, хатыны Асия ханым янына җирләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International