Татарстанның театр җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә

2018 елның 9 марты, җомга

Татарстанның театр җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә.

2018 елның 9 мартында 78нче яшендә Татарстан Республикасының халык артисты Әнәс Сәгыйдулла улы Галиуллин арабыздан вакытсыз китеп барды.

Ә.С.Галиуллин 1940 елның 14 декабрендә ТАССРның Әлки районы Чуваш Кичүе авылында дөньяга килә. 1962 елда Алабуга мәдәният-агарту училищесын, 1976 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый.

1962 елдан бирле Ә.С.Галиуллинның язмышы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән бәйле була.

1962 елдан 1971 елга кадәр ул чактагы Республика күчмә театрында актер булып хезмәт куя,  1971-1977 елларда Республика үзешчән сәнгать йортының халык театрлары буенча өлкән методисты була, 1977-1979 елларда – Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, 1979 елдан 1989 елга кадәр – куелыш буенча мөдир, ә 1993 елдан бирле – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры.

Театрда ярты гасырдан артык дәвам иткән эшчәнлеге нәтиҗәсендә Ә.С.Галиуллин татар, рус, чит ил әдәбияты һәм драматургиясеннән күп санлы образлар иҗат итә, дистәләрчә рольләр башкара. Тамашачылар аның Маклер («Хаҗи әфәнде өйләнә», Ш.Камал), Шишкин («Мещане», М.Горький), Симеон («Богауланган мәхәббәт», Ю.О’Нил), Ахун («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт) һәм башка геройларын аеруча яратып кабул итте. Актерның уенын тормышчанлык, табигыйлек,  үз геройларының эчке дөньясын, аларның социаль асылын нечкә тоемлау һәм ачып бирү, вакыт һәм чор билгеләренә мөрәҗәгать итү аерып торды.

Ә.С.Галиуллин театрда иҗтимагый эшчәнлек белән дә шөгыльләнә, озак еллар театр коллективының профком рәисе булып тора. Казанның Идел буе районы мәктәпләренең берсендә 20 елга якын драма түгәрәген җитәкли, балаларда һәм яшүсмерләрдә театр сәнгате, татар мәдәниятенә һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияли. 

Ә.С.Галиуллин ТАССРның атказанган артисты (1988) һәм Татарстан Республикасының халык артисты (2008) дигән мактаулы исемнәргә лаек.

Ә.С.Галиуллин республиканың театр җәмәгатьчелегендә, хезмәттәшләре һәм дуслары арасында зур абруй казанган, театрга һәм актерлык сәнгатенә тугрылык үрнәге булган зур шәхес иде.

Талантлы шәхеснең һәм актерның якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр.

Артист белән хушлашу дүшәмбе, 12 мартта 10.00дә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International