Рөстәм Миңнеханов Казанда А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпиннарның яңартылган музеенда булды

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпиннарның яңартылган музеенда булды.

2016 елда учреждениедә зур күләмле реконструкция эшләре үткәрелгән, аның нәтиҗәләре турында ТР Президентына музей директоры Марианна Гаврилова сөйләде. Аның сүзләренчә, узган гасырның 80 елларында оештырылган алдагы экспозиция мәйданы буенча да экспонатлары буенча да кечерәк булган. “Ике ел элек без яңа экспозиция булдырдык. Ул вакытта безнең музей “Горький исемендәге әдәби-мемориаль музей” дип аталды, әмма ул чынлыкта 50 еллап Горький һәм Шаляпин музее булды”, - дип белдерде Марианна Гаврилова.

Бүгенге көндә А.М.Горький коллекциясендә 40 мең экспонат исәпләнә, ә Ф.И.Шаляпин коллекциясендә – 4 мең.

Экспозицияләр белән танышканнан соң Рөстәм Миңнеханов “Трактиръ у Горького” кафесында балалар өчен оештырылган икмәк пешерү буенча остаз дәресендә катнашты.

Аннары Татарстан Президенты республиканың иҗади интеллигенциясе вәкилләре белән очрашты. Үзенең кереш сүзендә Рөстәм Миңнеханов А.М. Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеен реконструкцияләү нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Ул яңартылган экспозицияләр башкалада яшәүчеләр һәм кунаклар өчен кызык булыр дигән ышаныч белдерде.

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов Татарстанның музей мохитында үзгәрешләр кирәклеген әйтеп узды. “Чит илләрнең әйдәп баручы музейларында эшләр бөтенләй башкача оештырылган. Безгә дә халыкара тәҗрибәне үзләштерергә кирәк. Безнең музейларның потенөиалы гаять зур, әмма аларны популярлаштырырга, аларга йөрүчеләрне арттыру өчен актив эшләргә кирәк. Иң заманча таләпләр һәм формалар буенча эшләү зарур. Бездә бит тарих бик бай, музей фонды гаять зур”, - дип ассызыклады ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International