10 март көнне Татарстан Табигый тарих музеенда декоратив күгәрченнәр күргәзмәсе узачак. Бу музей белән “Татарстан Республикасы буенча Казан күгәрченнәре” Экология-социаль программаларга ярдәм үзәгенең уртак проекты.
Күргәзмәдә 20 төрдән артык күгәрчен тәкъдим ителәчәк. Бирегә килүчеләр аларны карап кына калмыйча, кошлар белән фотосурәткә дә төшә алачак.
Сирәк кошларны 10.00дән 16.00гә кадәр күреп булачак.