Казанда танылган пианиночы Карен Корниенко чыгыш ясый

2018 елның 6 марты, сишәмбе

11 март көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында танылган пианиночы Карен Корниенко чыгыш ясый. Ул башкала тамашчыларына «Чайковский. Royal Ballet Gala» программасын тәкъдим итә. Концерт 17.00дә башлана.

Карен Корниенко – атаклы пианиночы Вера Горностаева укучысы, күп санлы халыкара конкурслар лауреаты. Ел саен музыкант яңа кызыклы концерт программалары тәкъдим итә, симфоник оркестрлар белән чыгыш ясый.

Концерт программасына ТР Дәүләт кыллы квартет чыгышы да кергән. Квартет составында - ТРның халык артистлары Шамиль Монасыйпов, Марат Зарипов, Альберт Әсадуллин, Марат Аюпов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International