7 март көнне А.М.Горький мемориаль музеенда “Рерих пакты. Тарих һәм бүгенге көн” дигән күргәзмә ачыла. Ул Халыкара күргәзмәләр проекты кысаларында уза. Элегрәк әлеге күргәзмә Женевадагы БМО бүлегендә, ЮНЕСКОның Парижданы штаб-фатирында, Европа һәм Латин Америкасы илләрендә, шулай ук Россиянең 140 шәһәрендә булган.
Оештыручылар – Халыкара Рерихлар үзәге (Мәскәү). ЮНЕСКО һәм РФ Тышкы эшләр министрлыгы ярдәмендә Рерихлар мирасын саклап калу буенча Халыкара комитет, ТР Мәдәният министрлыгы, А.М.Горький әдәби-мемориаль музей, Татарстан Рерихлар мәдәни берләшмәсе.
Күргәзмә 1935 елның 15 апрелендә имзаланган халыкара сәнгать, фәнни учреждениеләр һәм тарихи һәйкәлләрне саклау турындагы халыкара килешүгә багышланган һәм Николай Рерих архивы документларына нигезләнгән.