6 март көнне ТР Милли музеенда декоратив-гамәли сәнгать рәссамы Нина Кузнецованың “Бәхет квиЛтэссенциясе” күргәзмәсе ачыла. Анда рәссамның илледән артык эше тәкъдим ителәчәк.
Н.Кузнецова Татарстан Республикасы “Халык сәнгать кәсепчелеге остасы” алтын медаленә һәм мактаулы исеменә лаек булган шәхес, корамалы тегү осталары ассоциациясе әгъзасы (Мәскәү шәһәре), Казан корамалы тегү клубына нигез салучы санала.
Аның эшләре ТР Милли музее, Россия Дәүләт Халык иҗаты йорты (Мәскәү) фондларында, Россия һәм чит илләр күчмә хәйрия күргәзмәләре составында, Россия, Америка, Бөекбритания, Германия, Украина һәм Беларусьта шәхси коллекцияләрендә саклана.
Күргәзмә 2 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.