Татарстанның 30дан артык остасы Мәскәүдә декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсендә катнаша

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә XXIV “Ладья. Язгы фантазия-2018” халык сәнгать кәсепчелеге күргәзмә-ярминкәсе ачылды. Анда Россиянең 35 төбәгеннән 700дән артык оешма һәм оста катнаша. Шул исәптән чарага Татарстаннан да 30дән артык оста китте. Алар анда зәркән эшләнмәләре, киемнәр, аяк киемнәре, төрле аксессуарлар, фарфор, керамика һәм фаянс эшләнмәләр тәкъдим итә.

Шулай ук күргәзмәгә килүчеләр өчен остаз дәресләре дә оештырыла. Чара 4 мартка кадәр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International