Иртәгә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать залында Төмән һәм Төмән өлкәсе рәссамнары күргәзмәсе ачыла. Бу Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы һәм Россия Рәссамнар берлегенең Төмән төбәк бүлегенең уртак проекты.
1944 елда оешкан Россия Рәссамнар берлегенең Төмән төбәк бүлеге илдәге әйдәп баручы иҗади оешмаларның берсе. Ул 90нан артык рәссам, сәнгать белгече һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарын берләштерә, алар арасында Россия Федерациясенең атказанган рәссамнары, мәдәният хезмәткәрләре һәм архитекторлары бар.
Күргәзмәдә 38 останың 80нән артык эше тәкъдим ителәчәк. Авторлар арасында Россиянең атказанган рәссамнары Александр Новик, Юрий Юдин, Александр Павлов, атказанган мәдәният хезмәткәрләре Сергей Перепелкин, Әлфия Мөхәммәтова бар. Юрий Рыбьяков, Вячеслав Сизов, Борис Паромов кебек осталар белән бергә яшь рәссамнар – төмән югары уку йортларының сәнгать бүлекләрен тәмамлаучылар да әлеге проектта катнаша.
Күргәзмә 18 мартка кадәр эшләячәк.