Аларның исеме - Россия даны

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

1 һәм 2 мартта Алабугада VII “Аларның исеме Россия данын тәшкил иткән” дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Аны Татарстан Мәдәният министрлыгы, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы һәм Казан федераль университетының Алабуга институты оештыра. Конференция ачылышы, ике секция эше, ябылыш һәм катнашучыларны бүләкләү институт бинасында узачак. Чара Республика сыйныфтан тыш эшләү үзәге теләктәшлегендә үтә.

Фәнни-гамәли конференциядә катнашу өчен Татарстанның  төрле районнарыннан 140 лап укучы гариза биргән.

Конференция 1 март көнне 9.30да Казан федераль университеты Алабуга институтының актлар залында ачыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International