Казанда Әнгам Атнабаевны искә алдылар

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга багышланган  әдәби-музыкаль кичә булды.

26 февраль  – филармониягә бөек шагыйрь Габдулла Тукай исеме бирелгән көн. Татар филармониясе бу көндә ел саен үз сәхнәсендә әдәби, шигъри кичәләр уздырырга ниятли. Быелгы кичәнең Башкортстанда яшәп  иҗат иткән шагыйрь Әнгам Атнабаевка атап уздырылуы – шагыйрьнең юбилей датасы һәм аның Татарстанда зур популярлык, шөһрәт казанган шәхес булуы белән бәйле.

Кичәдә танылган эстрада һәм театр артистлары: Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов, Татарстанның халык артистлары Дания Нуруллина һәм Хәлим Җәләй,Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров, Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев, Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Айгөл Бариева, Раил Садриев; Илназ Баһ, Илсөя Бәдретдинова, Илшат Вәлиев, Чулпан Йосыпова, Илдар Кыямов, Илгиз Мөхетдинов һ.б. башкаруында Әнгам Атнабаев шигырьләре, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Шагыйрь турында истәлекләре белән Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин уртаклашты. Кичәдә тамашачы буларак Әнгам Атнабаевның улы Азамат һәм оныгы Ләйсән дә катнашты.

Татар дәүләт филармониясе «Татар информ» агентлыгы һәм «Тәртип» радиосы белән берлектә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевка багышланган флэшмоб та оештырды. Аның барышын  интернетта, социаль челтәрләрдә #atnabay#атнабай хештегы белән күзәтергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International