М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры Голландиягә иҗат сәфәре кыла

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Бүген Голландиянең Эйндховен шәһәрендә М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры опера труппасының гастрольләре ачыла. Язгы Европа сәфәре кысаларында чит ил тамашачыларына В.А.Моцартның “Волшебная флейта” операсын тәкъдим ителә. Гастрольләр апрель башына кадәр дәвам итәчәк, спектакльләр Гаага, Амстердам, Роттердам һәм башка шәһәрләрдә күрсәтеләчәк.

Сәфәрдә театрның опера труппасы солистлары – Гөлнора Гатина (Памина), Артур Исламов һәм Юрий Ившин (Папагено), Айдар Нургаянов (Зарастро), Венера Протасова (Дама), Олег Мачин (Моностатос), хор, оркестр һәм театрның мимик ансамбле артистлары катнаша. Спектакльдә чакырылган артистлар да уйный, алар арасында: Евгения Афанасьева, Екатерина Лукаш (К.С.Станиславский һәм В.И.Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү театры), Ольга Вутирас (Россия-Греция), Нурлан Бикмөхәмбәтов (Россия-Казахстан), Лилия Гревцова, Сергей Ковнир (Украина), Антон Иванов (Мәскәү),  Казанның яшь җырчылары Айсылу Сальманова (Папагена партиясе) һәм Айсылу Нуруллина (Дама партиясе) бар. Дирижер – Россиянең атказанган артисты, Волгоград симфоник оркестрының баш дирижеры, маэстро Андрей Аниханов.

Спектакль башланыр алдыннан Җәлил театрының  “Тылсымлы флейта” спектакленең Моцарт Халыкара фондының (International Mozart Foundation) Mozart Tradition Care Award премиясенә номинацияләнүе мәгълүм булды. Премия номинантлары арасында тагын дүрт театр бар. Жюри Казан труппасының Голландиядәге бер спектаклен караячак. Зальсбург фестивале вакытында игълан ителәчәк җиңүче акчалата премия алачак һәм киләсе елда танылган фестиваль кысаларында үз спектакльләрен тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International