Альбина Шаһиморатова белән Александр Сладковский “Бельканто кичәсе”нә чакыра

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

7 март көнне 18.30да С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Россиянең халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры концерты була. Солист – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, күп санлы халыкара премияләр һәм конкурслар лауреаты Альбина Шаһиморатова.

Концерт Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана.

Бәйрәм концерты программасына В. Беллини, Дж. Россини, И. Штраус, Б. Херрманн, И. Кальман, М. Понсе, Э. Тальяферри, А. Лар, Р. Яхин әсәрләре кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International